Кесәдә – паспорт, иңнәрдә – җаваплылык
Районыбызның 40 укучысы рәсми документлы булды
12 июнь - Россия көне алдыннан районыбызда күптөрле бәйрәм чаралары үтте.
Шуларның берсе Сабаның “Гаилә” паркында узды – алдынгылар хәрәкәтенең “Без Рәсәй гражданнары” проекты кысаларында 14 яше тулган укучыларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Укучыларга мөһим документларны РФ Эчке эшләр Министрлыгының Саба районы буенча миграция мәсьәләләре бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Айгиз Сибгатов һәм Саба районы ЗАГС бүлеге начальнигы Миләүшә Вакказова тапшырды. Җитәкчеләр укучыларга паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, дәүләткә файда китерү өчен яхшы укырга, ныклы белем алырга кирәклеген аңлаттылар һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
“Еракта калган 2012 елда ЗАГС бүлегеннән әти-әниләрегезгә туу турында таныклыкларыгызны тапшырган идек, инде менә үсеп, паспортлар алу көнегез дә килеп җиткән. Бүгеннән сез Россиянең лаеклы гражданнары буласыз, үзегезнең хокук һәм бурычларыгыз барлыкка килә. Без сезнең Ватаныбызның патриотлары булуыгызны телибез. Киләчәктә алга куйган максатларыгызга ирешергә язсын, игелекле документ булсын, Һәрберегезгә сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк телибез”, – диде Миләүшә Вакказова.
Укучыларга документ белән бергә Россия Конституциясе дә тапшырылды. Үсмерләрнең дулкынлануы җитдиләнеп киткән йөзләрендә үк чагыла иде. Шулай булмый ни: һәркем тормышында бары бер генә тапкыр була торган вакыйга бит!
“Безнең өчен бик истәлекле көн бүген. Әлеге чарага мәктәбебездән ике укучы- мин һәм Һадиева Зөһрә килдек. Паспортлы булгач, күп мөмкинлекләр ачыла. Әйтик, банк картасы алырга була, эшкә дә урнаша аласың. Быел да каникулның бер өлешен эш белән үткәрергә уйлыйм. Башта мәктәптә, аннары үзебезнең хуҗалыкның сөтчелек фермасына урнашырга исәпләп торам,” – ди Иске Мичән төп мәктәбеннән килгән Нурбәк Һадиев.
Бу көнне кайбер балаларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, укытучылары да килгән иде. Гимназиянең педагог-оештыручысы Рәзинә Абдуллина җыр-моңнары белән чарага ямь өстәде. Тантананы алып баручы, “Алдынгылар хәрәкәте”нең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Хаҗиевның әйтүенә караганда, быел районыбызда тагын 100 укучыга рәсми документ тапшыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев