Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт шартларын бәяләү мәҗбүри

Район прокуратурасы Яр Чаллы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең зона эшче төркеме белгечләре белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Саба сөт комбинаты” җәмгыятендә үткә­рел­гән тикшерүләр вакытында хезмәт законнары таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады.

Хез­мәт  кодексы нигезендә хезмәт хакы айга ике тапкыр  түләнергә тиеш. Аның төгәл датасы  күмәк  хезмәт  килешүендә  күрсәтелә. Әмма сөт комбинатында  ай­ның беренче яртысы өчен хезмәт хакы  түләнми. Әйтик, 2019 елның гыйнвар аена 2,239312 миллион сум хезмәт хакы исәпләнгән.  Шуның  1,258586 миллион сумы гы­на  ай беткәнче  түләнгән.  Февраль аенда да шушы хәл  күзәтелгән. Март аенда эшчеләргә барысы  502 мең сум хезмәт хакы бирелгән.  Февральнең  икенче  яр­тысы өчен түләнмәгәне  1 мартка  1,5 миллион  сумнан артыкны тәшкил итә. Хезмәт  кодексы нигезендә отпуск акчасының түләүле ял башланганчы 3  көн  алдан  бирү тәртибе дә  сакланмый.  Әйтик, М.Сәлаховка  2019 елның 29 гыйнварыннан 15 февральгә кадәр  ял бирелгән, ә отпуск акчасын ул 11 мартта гына  алган. Шул  ук вакытта прокуратурага   алынган  аноним хатта  язылганча, комбинат эшчеләренең  Татарстандагы “минималка”дан кимрәк хезмәт алуы факты расланмады.

  Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Саба  сөт  комбинаты” җәмгыяте директорына карата административ эш  кузгатылып,  материаллар тиешле  чара   күрү өчен ТР Дәүләт  хезмәт инспекциясенә  җибәрелде.

  Моннан тыш эш бирүче эшчеләр мәнфәгатьләрендә хез­мәт шартларын махсус бәяләүне үткәрүне дә тәэмин итәргә бурычлы. Тикшермәгән өчен  эш би­рүчегә  штраф яки эшчәнлекне туктатып тору куркынычы яный. Әлеге процедура  эш урыннарына карата зарарлы, куркыныч җитештерү факторлары ачыклау өчен кулланыла. Шуңа  да  карамастан,  сөт  комбинатында 80 эш  урынын махсус бәяләү үткәрелмәгән  иде.  “Эко Старт” җәмгыяте белән килешү нигезендә әлеге чараны үткәрү  вакыты 2018 елның  31 октябрендә үк  чыккан. Нәтиҗәдә предприятие җитәкчесенә карата  Хезмәт кодексының 5.27нче маддәсе  2нче бүлеге буенча да эш  кузгатылды.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Фото: https://pixabay.com | QuinceMedia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев