Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Киберфутбол - яңа спорт төре

8 апрельдә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында районыбызның яшь­ләре арасында виртуаль спорт төр­ләренең берсе булган киберфутбол буенча турнир үткәрелде.

Турнир  район яшьләр эшләре һәм  спорт,  «Бер­дәм Россия» сәяси партиясенең   Саба  җирле бүлеге  һәм «Яшь гвардия»  штабы      белән бергәлектә оештырылды.   Киберфутбол – компьютер­да  уенчыларның  джойстик дип аталган идарә итү җайланмасы белән  ике кеше  катнашында уйнала торган фут­бол уены.  Ул яшьләр арасында  ел­дан-ел популярлаша.  «Бердәм Россия» партиясе  Саба җирле бүлегенең  «Яшь гвардия»  штабы җитәкчесе   Айнур  Халиев әйтүенчә, әлеге турнирны уздыруның төп максаты – яшьләрне төрле файдасыз   сайтлардан арындыру,  чын спортка тарту, инновацион технологияләргә җәлеп итү.  Шулай ук  техник иҗатның бер төре саналган әлеге уен  фикерләү сәләтен арттыра, дөрес  карар кабу итәргә өйрәтә. Айнур Халиев шулай ук  татар егете Роберт Фәхретдиновның киберфутбол  буенча дөнья чемпионатына китәргә җыенуын, аның белән элемтәгә чыгып  турнир хакында киңәшләр алуын да әйтте.  Әлеге турнир инде районыбызда 4нче тапкыр үткәрелә. Чираттагысында сигез кеше катнашып,  уенчыларның иң зурысына 29, иң кечесенә 13 яшь иде. «Мин бер спорт төренә дә битараф түгелмен. Киберфутбол бик күңелле уен.  Монда да футболны чамаларга кирәк, тактикасы шундый ук. Өйдә дә көн саен 1 сәгать уйныйм. Район буенча узучы  турнирның һәрберсендә катнашам»,- ди танылган спортчы  Делюс Фәтхуллин.  Әлеге уенда Делюс 2нче урынга лаек булды. 3нче урынны Алмаз Нигъмәтҗанов, 4нче Илзат Мөхетдинов яулады. Төп җиңүче булып Айнур Мөхәммәтшин танылды. Призлы урын яулаучылар  Дипломнар һәм Саба бассейнында урнашкан тренажер залына абонементлар белән бүләкләнде. «Әлеге яңа спорт төренең районыбызда да үсеш алуы бик куандыра, киләчәктә  әлеге турнирда  башка районнар белән дә очрашырбыз дип уйлыйбыз», – диләр егетләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт