Килдебәк бригадасында уҗым культуралары чәчүгә беренчеләрдән керештеләр
Көзге чәчү – киләсе ел уңышы нигезе
Кыр эшләре-2026
“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Туктар бригадасында районда беренчеләрдән булып көзге чәчүгә чыктылар. Урып-җыю бара дип анысын да сузарга ярамый. Киләсе ел уңышына нигез салуның үз сроклары бар.
Кырларда өлгергән игеннәрне югалтусыз җыеп алу, ашлыкны амбарга кайтарып, киптереп, саклауга кую, хезмәтчәннәргә өләшү, орлык әзерләү, суктырылган басуларны саламнан арындыру, аны урнаштыру, көзге чәчү өчен мәйданнар булдыру – барысы да бер-берсенә ялгана. Техника гына җиткер. Көзге чәчүгә 6 механизатор җәлеп ителгән. “СЗП-3,6” чәчкечен тракторына Айнур Сафиуллин таккан. “Мин 2005 елдан бирле техникада эшлим. Чәчүдә беренче тапкыр гына түгел. Кая яшь булыйм, иллегә җитәм бит инде. Чәчү – яраткан эшем. Уҗымнарның тигез тишелеп чыкканын күрү сөендерә. Чәчкечкә Александр Уткин белән Марат Зәкиҗанов хезмәт күрсәтә. Алар да сыйфат өчен җаваплы. Сошниклар тыгылмыймы – шуны күзәтәләр. Чәчкечкә симәнә, ашлама тутыралар. “СЗП-3,6” талымсыз агрегат. Һава торышы мөмкинлек биргәндә көнгә 30-40 гектар да чәчеп була. Чәчү тирәнлеген агроном белән берлектә көйләдек”,– диде Айнур Сафиуллин. Көзге чәчүдә туфракны ашлау үсемлекләрнең уңышлы кышлавы өчен мөһим. Шул максаттан гектарына 60 килограмм исәбеннән азофоска кертелә. Ашламаны кырга Тәүфыйк Әгъләмов чыгара, улы Айназ чәчү алдыннан культивация үткәрә. “Арышны көзге туфракка кертүнең оптималь срогы 5 августтан башлана. Шул вакытка өлгерү мөһим. Арышның “Зилант” супер элита сортын чәчәбез. Гектарына 2,4 центнер исәбеннән кертелә. “Зилант”ның вегетация чоры 301-355 көн тәшкил итә, егылуга чыдамрак. Көзге чәчү 450 гектарда планлаштырылып, арыш шуның яртысыннан күбрәген алып торачак. Тритикаленың “Бета” сорты 94, көзге бодайның “Казанская-560” сорты 113 гектар мәйдан алып торачак. Әлеге культуралар август ахырында, сентябрь башында чәчелеп бетәргә тиеш. Әгәр көннәр җылы торып уҗымнар артык учарланса, махсус препаратлар эшкәртәсе дә булырга мөмкин”,– диде баш агроном Хәлим Касыймов.
Килдебәк бригадасында эш комплекслы алып барыла. Барысы 1387 гектар мәйданда игеннәрне җыеп алырга кирәк. Шуның 328 гектарында эш төгәлләнгән. “Палессе” комбайннарында Илнар Нуриәхмәтов, Илнар Ибәтуллин, Рәнис Җамалиев суктырган бөртекләрне “КамАЗ”ларда Фирдус Гыймадиев, Динар Хәсбиев ташып торалар. Ашлык КЗСта эшкәтртелеп, амбарларга урнаштырыла. Бер комбайнга 420 гектар йөкләнеш туры килә. “Акча керемен арттыру максатында сату өчен быел беренче тапкыр 100 гектарда көнбагыш культурасын әйләнешкә керттек. Матур гына үсеп килә. Шулай ук 100 гектарда рапс чәчелде. Моннан тыш 350 гектарда үсеп килүче кукурузның да 85 гектарын бөртеккә суктырып алырга планлаштырабыз”,– диде “Юлбат, авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Илназ Әхмәтҗанов.
Фәнил Мәүлетов.

Александр Уткин белән Марат Зәкиҗанов чәчкечкә чәчүлек орлык тутыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев