Китаплар өйләренә кайта
Күңелле мәшәкатьләр
Район үзәк китапханәсендә барган ремонт эшләре, ниһаять, төгәлләнү алдында. Ике катлы бина күз алдында үзгәрде, яңа, заманча төс алды, әле эчке ягында булган матур үзгәрешләрне соңрак күреп сокланырбыз. Әлегә эчке якта вак төяк эшләр калып бара, стеллажлар тезелә, бүлмәләр яңа җиһазлар белән баетыла. Китапханәчеләр бу көннәрдә вакытлыча сыенып торган бинадан 73 мең китапны яңартылган өйләренә кайтару белән мәшгуль.
“Эшебез күп, әмма күңелле мәшәкать. Китапларны алып кайтып урнаштыруда булышучыларыбыз бар, китапханәгә йөрүче өлкәннәребез дә бик теләп ярдәм итәләр.Барысына да рәхмәт!Тиздән китап сөючеләребез белән яңартылган, матур уку залларында очрашырбыз” ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев