Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көек авылы мәчете иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерелде

Яңарту-матурлау эшләре әле дә дәвам итә.

     Соңгы ай ярым эчендә мәчетнең диварлары, идәне яңартылган. Корбан гаетенә кадәр идәнгә ковролин җәяргә планлаштыралар. Бу эшләрнең төп иганәчесе  эшмәкәр Фәннур Хурамшин, авыл халкы һәм Аллаһы ризалыгы өчен дип тагын бик күп дин кардәшләр  ярдәм күрсәткән.  Сабадан эшмәкәр Гөлнара Галимова тәрәз төбенә гөлләр бүләк иткән.

  “Әле эшлиселәр байтак. Мәчетнең өй алдын, тәһарәтханәне эшлисе бар, бинаны тышлау да планлаштырыла, азан әйтү, тавыш көчәйткеч җайланмаларны да алыштырасы бар. Барысы да үз вакыты белән булыр,  Ин шә Аллаһ. Менә быел мәчеттә ике тапкыр ифтар ашы үткәрелде, киләсе Рамазан айларында да биредә күмәкләшеп авыз ачарга язсын. Гаетне дә бик матур гына, оешкан төстә үткәреп җибәрдек. Килгән балаларга күчтәнәч пакетлары да өләштек. Аксакалларыбыз белән күмәкләшеп догалар кылдык. Иң мөһиме –ил-көннәребез тыныч булсын, Аллаһ Раббыбыз хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, мәчетләребездән азан тавышы тынмасын”- дип уртаклашты мәчет имамы Мостафа хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев