Коронавируска бергәләп каршы торыйк
Район яңалыклары

Коронавируска бергәләп каршы торыйк

Саба муниципаль районы башкарма комитеты районда коронавирус инфекциясе үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау чаралары турында карар кабул итте. Карарда, оештыру-хокук формаларына бәйсез рәвештә” предприятие, учреждение җитәкчеләренә массакүләм чараларын ябык титагы биналарда үткәргәндә катнашучылар санын чикләүләр билгеләргә, андагы һаваны бактериягә каршы нурландыргычлар ярдәмендә туктаусыз йогышсызландырырга тәкъдим ителә.

Казан-Шәмәрдән юлының 78нче  километрында  урнашкан 24 койкалы   “Туган  авыл”  кунакханә  комплексы (Теләче районы) медицина тикшерүе өчен обсерватор буларак билгеләнә. Район  үзәк хастанәсенә коронавирус белән йогышлану шиге тудырган балаларны  караучы әти-әниләрне эштән вакытлыча читләштереп тору  өчен аларга 14 календарь  көнгә больничный бирергә тәкъдим ителә. 

Фото: pixabay.com


Нет комментариев