Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

“Күрше фест” дуслаштыра

20 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты ишегалдында “Татарстанда җәй” проекты кысаларында узучы “Күрше фест” фестиваленең икенче чарасы узды.

   Әлеге  бәйрәмгә  Шәмәрдәннең  “Теремок”,  “Салават күпере”,  “Әкият” балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр  чакырылып, алар әлеге бәйрәмнең үзәгендә кайнадылар. 

   “Мин   “Күрше фест”  фестиваленә   «Татар бизәкләре:  гаилә традицияләре остаханәсе» дип аталган проект тәкъдим итеп,  300 мең күләмендә  грант отуга ирештем.  Күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайту,  ныгыту,  күршелек традицияләрен саклауга  юнәлтелгән   бәйрәм  чараларының тәүгесе   29 июньдә  төбәгебезнең  үрнәк,  күркәм гаиләләре  катнашында узды.  Бүгенге чарага нәкъ менә иң кечкенә звено –  балалар бакчалары коллективлары чакырылды. Фестивальнең өченчесе  төрле буын вәкилләре өчен 10 августта   республикакүләм танылган сәхнә осталары катнашында үтәчәк. Мин төрле проектларда бик теләп катнашам,  грантлар отарга  омтылам. Мондый  җиңүләр яңа эшләргә рухландырып, көч өстәп тора”, –дип  сөйләде Шәмәрдән  мәдәният йорты директоры Гөлназ Әхмәтшина.

“Татарстанда җәй” күләмле проектының бер өлеше булган “Күрше фест” фестиваленең алдагысы   күршеләрне бер-берсенә якынайтса, бу юлы  балалар бакчасындагы нәниләрне берләштерүче,  бер-берсенә  ярдәм итү, бердәмлекнең мөһимлеген күрсәтүче  чара булды.   

 Чарада нәниләргә халык һөнәрләре буенча мастер-класслар оештырылды, анда балалар  үзләрен төрле  юнәлештәге  иҗат остаханәләрендә  сынап карадылар. Кемдер шопперга рәсем төшерү буенча осталыгын ныгытты, милли бизәкләр  чигү, брелокны рәсем белән бизәү буенча мастер-класслар да балаларның зур кызыксынуы белән узды. Шулай ук нәниләр театральләштерелгән тамашаны да бик яратып кабул иттеләр. “Мин “Салават күпере”   балалар бакчасыннан килдем. Бүгенге  бәйрәм бик ошады.  Шопперга чәчәк һәм яфраклар  рәсеме төшердем, аны үземә бүләк иттеләр. Өйдә дә рәсем ясарга бик яратам.   Бүген биюләр, җырлар, төрле аниматорлар да бик кызык булды.   Минем монда дусларым да күп”, – диде 6 яшьлек  Данияр Фазылҗанов. 

Бәйрәмдә һәр балага  тәмле күчтәнәчләр өләшенеп, һәр сабый биредән күңел күтәренкелеге белән таралашты.

Тулырак фоторепортажда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев