“Күрше фест”та бүгенгебез дә, үткәнебез дә чагыла
11 август көнне шәмәрдәнлеләр “Күрше фест” проектына нигезләнгән “Безнең капка төбендә” дип аталган бәйрәм тамашасына җыйналдылар. Күңелле чара бер-берсе белән янәшә яшәгән күршеләрне генә түгел, гомумән, әлеге җирлектә яшәп, күңелендә яшьлек дәрте сүнмәгән өлкәннәрне, ялкын йөрәкле яшь буынны һәммәсен бергә берләштерде.
“Татарстанда җәй” күләмле проектының бер өлеше булган “Күрше фест” фестиваленең алдагы чаралары күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайту, ныгыту, күршелек традицияләрен саклауга һәм балалар бакчасындагы нәниләрне берләштерүгә юнәлтелгән булса, соңгысы, өченчесе төрле буын вәкилләрен бергә җыйнады. Әлеге чара өлкән буынны еракта калган яшьлек елларына кайтарса, яшьләрне буыннан-буынга килгән милли йолаларыбыз белән таныштыру, данлы үткәнебезне чагылдыруга корылган иде.
Иң элек бизәкле капка төбен Минҗиһан Галиева оештырган “Тулган ай” һәм Хәниф Тимербаев җитәкчелегендәге “Саба чишмәләре” фольклор ансамбльләренең матур чыгышлары ямьләде. Әлеге җырлы-биюле уеннар халкыбызның борынгыдан килгән сәнгать сөючәнлеген күрсәтсә, “Сөлге бәйрәме” чараның матур бер бизәге булды. Югары сәнгать әсәренә тиң киндер һәм чигүле сөлгеләрнең гаҗәеп бизәкләрендә халкыбызның кул эшләренә никадәр осталыгы, күңел байлыгы, матурлыгы чагыла иде. Театральләштерелгән тамашадан күренгәнчә, дәү әбиләребез, туй алдыннан якын-тирә күршеләрен, дус-туганнарын җыеп, үзләренең бирнәгә дип чиккән сөлгеләрен күрсәтә торган булганнар.
Унике төстән чигелгән чүпләмле сөлге каенанага дип әзерләнгән, булачак яшь килен суккан 3 метрдан да ким булмаган сөлге никах кичендә кияү белән кәләшне бергә урап, аларның бәхетле киләчәге, никах ныклыгына юралган. “Үзем эшләгән чорда элек әбиләребез, әниләребездән калган гореф-гадәтләребезне яңартасым, аларны үстереп, киләчәк буынга тапшырасым килде. Әлбәттә, без моны коллективыбыз белән бергәләп башкарып киләбез. Бүгенге “Күрше фест” программасы кысаларында “Сөлге бәйрәме” үткәрүебез дә шуның бер дәлиле. Гасырлар чиген узган әби-әниләребездән калган бу бәһасез мирас югалып бара. Безнең аны яңадан кайтарасыбыз, үстерәсебез, чигүләрдәге халкыбыз күңеленнән ургылып чыккан иң матур хисләрне киләчәк буыннарга тапшырасыбыз килде. Аның өчен без иң элек өлкән яшьтәге апаларга барып сөлгеләрен җыйдык, чигү үрнәкләрен өйрәндек. Безгә бу очракта чигү остасы, үзенең чиккән кул эшләре белән районда гына түгел, республикада, хәтта Геленджик шәһәрендә дан казанып кайткан Клава Әүһадиева булышты. Аның бүген күргәзмәсе дә эшли”, – дип сөйләде Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Альфира Шакирова. Клава ханымның “Чигешләрдә күңелем җылысы” дип аталган күргәзмәсендә урын алган күз явын алырлык чигүле мендәрләре, башка кул эшләре тамашачыларны чын мәгънәсендә сокландырдылар. Балалар өчен төрле мастер-класслар оештырылды, кунаклар кайнар чәй, татлы тәм-томнардан авыз итте.
Сәхнә ветераннарының чыгышларын да тамашачылар озак алкышлады.
“Мин 2005 елдан Шәмәрдән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе булып сайландым. Аннары 2007 елдан “Тулган ай” коллективын җыйдым. Әле дә һәр вазифамны зур җаваплылык белән башкарам. Бу ансамбльгә йөрү күңелгә рәхәтлек бирә. Ни өчен “Тулган ай?” дип атала? Тулган айга игътибар итәсездер, ул кичке эшләр тәмамланганнан соң, төнге тынлыкта соң гына чыга. Без дә шулай: лаеклы ялга чыгып, балалар, оныкларны тәрбияләп үстергәннән соң, тулган ай шикелле төнлә рәхәтләнеп ял итәр өчен җыелабыз. Туган көннәребезне, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез. Табигатькә чыгып кичке уеннар ясыйбыз. “Тулган ай” 18 җыр-моң сөючеләрне берләштерә. Яшьләр дә безгә кушыла. Иганәчеләребез ярдәме белән матур сәхнә костюмнары тектердек. Менә шулай җырлап-биеп бик күңелле яшибез”, – диде Минҗиһан Галиева.
“Күрше фест” фестиваленә «Татар бизәкләре: гаилә традицияләре остаханәсе» дип аталган проект тәкъдим итеп, грант отуга ирешкән Шәмәрдән мәдәният йорты директоры Гөлназ Әхмәтшина әлеге проектны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткән, ярдәм иткән һәр кешегә махсус бүләкләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәмне сәхнә осталары Ленур Биктимеров, Илфир Искәндәров, Мурат Гайсин, Йолдыз Нуриева, Илназ Мусин, “Рәсүл һәм Данай” дуэты, Элина Нишева, Яна Лайт чыгышлары ямьләде.
“Күрше фест” фестиваленә үзебезнең күршеләр белән бергә җыйнаулашып килдек. Аллага шөкер, шактый вакытлар күрешмәгән күршеләрне дә шушы бәйрәмдә очраттык. Бик күңелле бәйрәм булды. Шәмәрдән мәдәният йорты оештырган бөтен чараларны да бик яратып карыйбыз. Берсен дә калдырырга тырышмыйбыз. Күршеләребез белән алга таба да исән-сау, дус-тату яшәргә язсын!”, – дип кичерешләре белән уртаклашты Гөлнара Сабитова.
Кыскасы, “Күрше фест” очраштырды да, берләштерде дә, үткәннәргә дә кайтарды.
Тулырак фоторепортажда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев