Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырбаш авыл клубында "Җырлыйк әле!" дигән шоу-программа булып узды

10 апрель көнне Кырбаш авыл клубында "Җырлыйк әле!" дигән шоу-программа булып узды."

Әлеге чарада Шекше авылыннан үзешчән артистлар, җыр иҗатын яратучылар Рәис Габделхаков, Алан-Елга авылыннан Гөлнур Зәйниева, Сәрдәдән Рушания Сабирҗанова, гармунчы Рәкыйп Шәрипов, җырчы Фирдәүсә Назирова һәм Шекше мәдәният йортының «Борлегән» балалар фольклор коллективы катнашты. Өч турдан торган музыкаль программа композиторлар һәм шагыйрьләр иҗат иткән татар халык һәм ретро-җырларын үз эченә алган иде, катнашучылар аларны бик яратып башкардылар, ә зал аларга кушылып җырлады. «Парлак мизгел» рубрикасында тамашачылар Илмира Гыймаева иҗаты белән таныштылар, алар игътибарына шагыйрәнең сүзләренә язылган популяр җырлар тәкъдим ителде. Шекше авылында туып-үскән, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы һөнәри һәм үзешчән композиторлар белән тыгыз хезмәттәшлек итә.Альфред Якшимбетов Илмира Гыймаева шигырьләренә илледән артык җыр иҗат иткән. Шоу-программаның оештырылуын, үзешчәннәр чыгышын Саба район мәдәният йорты комиссиясе бәяләде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да Шекше авыл мәдәният йорты, китапханә һәм Сәрдә авыл мәдәният йорты мөдирләреннән дипломнар, грамоталар, Рәхмәт хатлары, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов әзерләгән бүләкләр тапшырылды.( Катнашучылар-19 кеше, 40 билет сатылган, шуларның 37се Пушкин картасы буенча, 19:00-20:30 Сәгать)

Чыганак : https://rdk-saby.do.am/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев