Кызыклы һәм файдалы каникуллар
Район яңалыклары

Кызыклы һәм файдалы каникуллар

Килдебәк урта мәктәбе укучылары кышкы каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрә.

7 нче январь көнне Килдебәк авылы китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тулуга багышлап үткәрелгән  чарада катнаштылар. Балалар әдипнең тормышы , иҗаты белән хәбәрдар булды. Китаплары белән танышты.  Соңыннан интеллектуаль уенда катнашып,  үзләренең әдәбият өлкәсендә булган белемнәрен барладылар. Әдипкә багышланган чара  кызыклы һәм файдалы узды.

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев