Кызыл Мишә авылында яшәүче Тәлгат Гаттаровны Россия президенты котлады
Кызыл Мишә авылында яшәүче Тәлгат Гаттар улы Гаттаров 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.
Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев тәбрикләде.
Тәлгат Гаттаров Кызыл Мишә авылында ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән дини мохиттә тәрбияләнеп үсә. Әтисе авылда мулла, әнисе абыстай була. Тәлгат Гаттар улы 4 сыйныф белемне туган авылында алганнан соң, Теләче районы Баландыш мәктәбендә укытучы булып эшләүче апасы янына йөреп укый. Үз тырышлыгы белән җидееллык мәктәпне тәмамлый.
Әти-әнисе дини кешеләр булганлыктан, кулаксызландыру михнәтләрен дә күрә. Тугыз яшеннән өлкәннәр белән колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Олылар белән беррәттән, Тимершык авылында хезмәт артилендә аяк киемнәре тегә.
Өч ел Украинада хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң Үрнәктә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 1956 елда авылдашы Зәләфрүз Хәкимулла кызы белән гаилә коралар. Тәлгат абый 1955 елдан 1992 елга кадәр колхозда тракторчы, комбайнчы булып эшли. Биш бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем алырга булышалар. Балта остасы булган Тәлгат абыйны авылдашлары гына түгел, тирә-як авылларда да хөрмәт итәләр. Авылның мөхтәрәм гаиләсе булган Гаттаровларның 15 оныклары, 17 оныкчыклары бар. Төпчек уллары Айдар гаиләсе белән биш вакыт намазны калдырмыйча, Зәләфрүз апа белән 66 ел гомер кичерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев