Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үлем үкенечсез булмый дисәләр дә…

Соңгы вакытларда райондашларыбыз­дан, бигрәк тә дин тотучы мөсел­маннардан мәетне яруга кагылышлы канәгатьсезлек сүзләрен еш ишетергә туры килә. Инде олыгаеп вафат булган әби-бабайларны да ярдырмыйча җирли алмаулары турында ачынып сөйләүчеләр бар. Моңа бигрәк тә дин әһелләре борчыла. Гәүдәне бер дә мәсхәрәләтәсе килми бит, дин кануннары буенча вафат булган мөселманның җәсәден мөмкин кадәр тизрәк җир куенына иңдерү зарур.

Гомумән,  якынын югалткан кешегә  морг юлларында йөрү физик яктан гына түгел, психологик яктан да бик авыр. Кайсы очракларда мәет ярылмый соң? Кешене җирләгәндә медицина белешмәсе алу мәҗбүриме? Ярдырган өчен акча түлисеме? Әлеге сораулар Саба мөхтәсибәтенең авыл имамнары һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов, район прокуроры Зөфәр Абитов, район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов катнашында узган чираттагы киңәшмәсендә дә күтәрелде. Киңәшмәдә "кемнәрне ярмыйча гына күмәргә ярый"  дигән сорау иң  элек  баш табибка юлланды.  Марат Рафаэль улы аңлатып киткәнчә, Россия Федерациясендә  граж­даннарның  сәламәтлеген  саклау нигезләре турында”гы  Федераль  законның (21.11.2011, №323) 67нче  статьясы нигезендә  патолого-анатомик  яру үлемнең сәбәпләрен  һәм диагнозны  ачыклау максатында үткәрелә. Моның өчен мәрхүмнең туганнарының ризалыгы таләп ителми...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев