Лесхоз бистәсенә экскурсия
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Саба районының Лесхоз бистәсендәге дендрология бакчасы, урман хуҗалыгы тарихы музее һәм «Кыңгырау» музеенда булып кайттылар.
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Саба районының матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыктылар. Иң элек искиткеч дендрология бакчасы – табигый лабораторияга юл тоттылар. Монда аларны төрле әкият персонажлары һәм төрле җәнлекләрнең сыннары каршы алды. Оранжереяда үсүче бик күп төрле үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр өлкәннәребезне таң калдырды.
Аннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена юл тоттылар. Биредә аларны музей экспонатлары белән таныштырдылар, гомуми экскурсия төп бүлекләр турында сөйли: «Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы», «Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы», «Картиналар галереясы». Соңыннан өлкәннәр “Кыңгырау” музее белән таныштылар, зур кызыксыну белән кыңгырауларны карадылар һәм тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев