Саваплы гамәл
28 октябрь көнне Лесхоз интернат‑йортына Татарстан Республикасының халык артисты Вадим Захаров һәм аның иҗат төркеме хәйрия концерты белән килделәр. Җырчы тәрбияләнүчеләргә моңлы җырларын бүләк итте, алар белән чын күңелдән аралашты, фотога төште.
Бу хәйрия чарасы — гади концерт кына түгел, өлкәннәргә чын мәгънәсендәге ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү булды. Соңыннан интернатта тәрбияләнүчеләр артистларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, яңа иҗат уңышы теләделәр.
Нет комментариев