Районыбыз имамнары, мөгаллимнәр Казанда узучы III Бөтенроссия симпозиумында катнаша
Район яңалыклары

Районыбыз имамнары, мөгаллимнәр Казанда узучы III Бөтенроссия симпозиумында катнаша

Татарстан башкаласында чит илләр катнашында уздырылучы «Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» III Бөтенроссия симпозиумы башланды.

Казанда «Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» симпозиумы ачылды

Фото: dumrt.ru

  Әлеге чараны оештыручылар – Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Татарстан мөфтияте белән берлектә Россия ислам институты. Форумда 700 дән артык кеше катнаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Симпозиумның беренче көне мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре эшчәнлегенә багышланды. Программада – пленар утырыш, дини белем бирү оешмалары укытучыларын һәм хезмәткәрләрен бүләкләү, шулай ук чакырылган кунакларның чыгышлары. Төп игътибар ислам мәгарифендә дини фәннәрне укыту методикасына һәм заманча алымнарга бирелә.Катнашучылар арасында – Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы белгечләре. Форум барышында алар уку-укытуның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак һәм Россиядә мөселман мәгарифен үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләячәк.

Пленар утырышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Үз чыгышында ул исламның төп принципларына иярүнең мөһимлегенә басым ясады. Хәзрәт белем бирүдә системалы якын килүгә аерым игътибар юнәлтте – төп нигездән – мәчет каршындагы курслардан башлау зарурлыгына, шулай ук укучыларга шәхси якын килүгә: укудагы уңышларны гына түгел, укучыларның эчке халәтен дә исәпкә алу мөһим. Ул педагогларның да, укучыларның да ихласлы булырга тиешлеген аерым ассызыклады, укытуда әхлакый як тышкы формага караганда өстенрәк булуын билгеләп үтте.

Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән катнашучыларны мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам‑хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул ассызыклаганча, күп кешеләр өчен ислам нигезләренә юл нәкъ менә мәчет каршындагы курслардан башлана: биредә кешеләр хәләл белән хәрамны аера белергә өйрәнә, Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен һәм тыюларын аңлый. 

Равил хәзрәт шулай ук белем эстәү һәм аны җиткерүнең дәрәҗәсе турында искәртте. Пәйгамбәребез ﷺ хәдисендә әйтелгәнчә, гыйлем алу юлына баскан кешегә Аллаһ җәннәткә юлны җиңеләйтә. Аллаһның әлеге рәхмәте белем бирүче хөрмәтле мөгаллимнәргә дә кагыла. Шуңа күрә карашларның бердәмлеге һәм остазларның бердәмлеге бик мөһим: республикада моның өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.

Форумның икенче өлешендә фандрайзинг һәм ислам мәгарифендә ясалма фәһемне куллану, Татарстанда Коръән-хафизлар әзерләү, ислам белемнәрен мавыктыргыч итеп укыту методикасы, рухи‑әхлакый проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе, мәктәп укучылары өчен гарәп теле буенча олимпиада үткәрү, дөрес итеп Коръән укырга өйрәтү методикасы, шулай ук Казанның «Гаилә» мәчете базасында татар телен өйрәтү проектын тәкъдим иттеләр. Симпозиумда район мөхтәсибе Айнур Әхмәтов җитәкчелегендә Сатыш авылы имамы Алмаз Галимҗанов, мөгаллимә Рәзилә Гыльманова, Лесхоз мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сафин, Саба җәмигъ мәчете имамы Алмаз Гаянов катнаша. 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-rossiya-moselman-magarifenda-tradiciyalar-ham-innovaciyalar-simpoziumy-acyldy-5931256


Нет комментариев