Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәмәгать советы миграция булеге эшчәнлеген тикшерде

Ел саен үткәрелүче “Гражданнар мониторингы” акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге каршындагы җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов бүлекнең штаб начальнигы Людмила Юзеева белән берлектә күпфункцияле үзәктә (КФҮ) дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшерделәр.

Әлеге чара кешеләр белән хокук саклау органнары арасындагы үзара ышанычны ныгыту, иҗтимагый берләшмәләргә бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Акция барышында, аерым алганда, миграция линиясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтү эше белән танышу булды. Күпфункцияле үзәккә нәкъ менә паспорт алу-алыштыру мәсьәләсендә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Чөнки төп документны 14 яшьтә алганнан соң, аны 20, 45 яшьләрдә, шулай ук фамилия үзгәргәннән соң алыштыру мәҗбүри. “Паспортны шулай ук яраксыз хәлгә килгәндә, ниндидер хаталар табылганда да һәм югалткән очракта да яңасын алырга туры килә. Югалган паспортны табучының шул документ белән законсыз гамәлләр кылу ихтималы барлыгын онытмаска кирәк. Шуңа күрә бу хакта тиз арада миграция хезмәтенә килү мөһим. Барлык документлары да әзер икән – без паспортны көнендә, ниндидер документлары булмаган очракта 10 көн эчендә эшләп бирәбез. Башка төбәктән килүчеләргә паспортын алыштырып бирү өчен бер айга кадәр вакыт каралган. Бүлекчә электрон хезмәт тә күрсәтә. Дәүләт хезмәте порталы аша гариза язганда, паспорт алыштыру өчен пошлина 300 сум урынына 210 сум гына алына. Портал аша яшәү урынында теркәлү яки тору урыныннан төшү мәсьәләләрен дә хәл итәргә була”,– дип аңлатты җәмәгать советы әгъзаларына миграция бүлекчәсе начальнигы Айнур Гафиятуллин. Гомумән, паспорт алыштыру – хәзер тиз хәл ителә торган мәсьәлә. Совет рәисе Рөстәм Исмәгыйлов кияүгә чыгу сәбәпле паспорт алыштырырга күпфункцияле үзәккә килгән Ландыш Яруллина белән әңгәмә корып, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты белән кызыксынды. “Мине бик әйбәт каршы алдылар, нинди документлар кирәклеген аңлаттылар. Икенче көнне үк аларны алып килдем һәм тиз арада яңа паспортлы булдым. Мин күпфункцияле үзәктә күрсәтелгән хезмәттән бик канәгать калдым”, – диде Түбән Кама шәһәреннән Шекше авылына килен булып төшкән кыз.

Айнур Гафиятуллин әйтүенчә, паспортларын вакытында алыштырмаучылар 45 яше тулганнар арасында ешрак очрый. Әйтик, кеше вахта ысулы белән 3-6 айга кадәр читкә китеп эшли. Шунда паспорт алыштырыр вакыты җитә һәм документны өйгә кайткач алыштырырмын дип йөри бирә. Югыйсә, паспортны вакытлыча эшләү урынында да алыштырырга була. Кайберәүләр өендә булып та оныта. Утыз көн эчендә моны эшләмәү административ җаваплылыкка китерә. Ягъни 2000нән алып 3000 сумга кадәр штраф салына. Кызганычка каршы, андый очраклар байтак икән. Миграция бүлекчәсе мәгълүмат чаралары аша бу хакта гражданнарның исләренә даими төшереп тора. Гомумән алганда, җәмәгатьчелек вәкилләре бүлекчәнең эшен уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев