Мичән авыл җирлеге территориясендә юл кырыйлары чабылды
Район яңалыклары

Мичән авыл җирлеге территориясендә юл кырыйлары чабылды

Әйләнә-тирәбезне, урам-тыкрыкларны, су буйларын тәртиптә тоту тормышыбызны ямьләндерүне халык яхшы аңлый.

    Санитар-экологик икеайлык кысаларында авыл җирлеге территориясен чистарту буенча өмәләр оештырылды. Җәй ае янгырлы булу сәбәпле чүп үләннәре тиз үсә, авыл халкына да бу турыда еш исләренә төшереп мөрәҗәгать итеп торыла. Әйләнә-тирәбезне, урам-тыкрыкларны, су буйларын тәртиптә тоту тормышыбызны ямьләндерүне халык яхшы аңлый. Урамнар чиста, йорт тирәләре тәртиптә булсын өчен һәрдаим эшләп торырга кирәк. Авыл эчендә юл, зыярат,  җәяүлеләр сукмагы кырыйлары чабылды. 


Нет комментариев