Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мин исән: һәлак булган дип игълан ителгән егет Зәй районындагы гаиләсе янына ялга кайтты

Бу егет турында үлгән дигән ялган хәбәр дә чыккан иде. Ул вакытта бөтен Зәй халкы бу хәбәрне тетрәнеп кабул итте, дип яза «Новости Заинска» сайты.


Рәйхан узган елның 26 сентябрендә мобилизация буенча чакырыла. Егеткә повестка ватсабына гына килсә дә, ул шул ук көнне хәрби комиссариатка барып, икенче көнне инде мобилизацияләнеп, махсус җыелу пунктына юл ала.

-Туган якларга кайтуыма бик шатмын. Хис-кичерешләрне әйтеп бетерерлек түгел. Киткәндә Аллаһ боерса, кайтачакмын, дигән идем. Менә кайтулар насыйп булды. Башта авылда әнигә булышырмын дип торам.  Аннан инде ялларны тормыш иптәшем белән дә уздырырмын. Дус-иптәшләрем белән дә күрешәсем килә, - ди Рәйхан.

Рәйхан якыннарына сюрприз ясап, беркемгә дә хәбәр итмичә кайткан. Таныш булмаган машиналарны капка төбендә күргәч, әни кеше капка төбенә чыкты. Ул белән әни кешенең сагынышып кочаклашуларын күз яшьләрсез карап булмады. Бу минутларда алар янындагы һәркем елады.  
Рәйхан – гаиләдә бердәнбер бала, әнисенең олы терәге.  

 

-Кайтуын бик көттем улымның. Мин аны ялгызым гына үстердем. Начар хәбәрләр дә килде. Аларны ишетүе бик авыр булды. Җае булганда сөйләшеп тордык улым белән. Шалтыратуын көтеп телефонымны гел үзем белән йөрттем, - ди әнисе. 

Рәйхан тормыш иптәше белән Круглое Поледа яшиләр. Башта егет тормыш иптәше янына кайтып, алар бергәләп Суык-Чишмәгә әниләре янына кайттылар. 

 

-Рәйхан турында авыр хәбәр килгәндә биш минут элек кенә без аның белән сөйләшкән идек. Ышанмадым. Аннан фотолары белән биш Зәй егетен билгеләп хәбәрләр килә башлады. Эштә иптәшләрем яныма кереп, мине кочаклап елый башладылар. Мин шок хәлендә калдым. Нишләргә белмәдем.  Аннан соң инде чын дөреслек калыкты, - ди тормыш иптәше.

Рәйханны дусты Валерий Тигр озата кайтты. Валерий үзе дә элекке хәрби. 

-Рәйхан кебек егетләр белән  Россия көчле. Ул мобилизация игълан ителгәч качып калмады. Ә бит андыйлар да булды. Без Рәйхан белән 2014 елдан таныш, мин егетләргә ярдәм итәргә тырышам, - ди Валерий. 

Рәйхан әнисен һәм тормыш иптәшен кочаклап чәй эчәргә кереп киттеләр. Аларның сөйләшер, гапләшер сүзләре күп хәзер. Менә шулай тагын исән-сау очрашулар насыйп булсын.

Клара Ермолаева.  Новости Заинска 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев