Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

“Минем әти – герой”

Быел Татарстанда 1 июньнән әнә шул исемдә балалар сәнгать фестивале старт алды.

  РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон идеясе белән гамәлгә ашырылучы әлеге социаль проектта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары  әтиләренең рәсемнәрен ясап,  якын кешеләренә ярату һәм рәхмәт хисләрен белдерә. Илья Вольфсон билгеләп үткәнчә, концепция юктан барлыкка килмәгән: 2025 елда моңа охшаш инициативаны Мәскәү өлкәсендә гамәлгә ашырганнар. Аны губернатор Андрей Воробьев һәм Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов ярдәме белән Мәскәү өлкәсе СВО ветераннары ассоциациясе эшләтеп җибәргән. Бу идея белән тәэсирләнеп, Вольфсон аны Татарстанга да җәелдерергә тәкъдим иткән. Фестиваль ТР Мәдәният, яшьләр эшләре министрлыклары, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, ТР "Беренчеләр хәрәкәте", «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы һәм муниципалитетлар теләктәшлегендә уза. Проект безнең районда июнь башында “Кояшкай” лагеренда башланып киткән иде.  Сишәмбе көнне “Оста” балалар иҗат үзәгендә кабаттан  әтиләре махсус хәрби операциядә булган 30га якын бала  рәсем ясарга килде. Остаханәнең иркен якты бүлмәсендә  һәр балага рәсем ясау өчен кирәкле әсбаплар – чиста  ак кәгазь бите, төсле карандашлар, акварель буяулар хәстәрләнеп куелган. Балаларның күз карашларында гына моңсулык... Газиз кешеләрен нәни кулларындагы фотосурәт аша түгел, янәшәдә күрәселәре киләдер шул... Район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары  Нәркиз Мифтахова рәсем ясауга керешкәнче, балаларны әлеге проект белән таныштырып үтте.

“Районыбызда әтиләре махсус хәрби операциядә булган 100гә якын укучы бар, алар һәркайсы талантлы, кемдер җыр-биюдә, кемдер спортта өлгер, ә сез бүген үз осталыгыгызны рәсем сәнгатендә күрсәтә  алырсыз. Ничек килеп чыкса да, ул сезнең күңел, йөрәк җылысын салып ясалган иҗат эше булыр. Киңәшләр сорарга янәшәгездә остазларыгыз бар. Бүгенге чарадан яхшы кәеф, уңай хисләр белән кайтырсыз дип ышанам”, – диде ул.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының Саба районындагы җитәкчесе Әлфия Мәүлетова да балаларга әтиләренең портретын ашыкмыйча, иң матур хисләр, якты уйлар белән иҗат итәргә чакырды, уңышлар теләде. Махсус хәрби операция ветераны Илдус Рәфыйков фестивальгә кызы Алия һәм улы Алим белән килгән.

“Мондый чараны оештыручыларга чын йөрәктән рәхмәт әйтәсе килә. Бу  балаларның әтиләре барысы да чын каһарман, рәхәт тормышны калдырып яу кырына чыгып киткән  чын Геройлар алар. Инде исән- сау кайтып балаларын үзләренә үстерергә насыйп булсын. Кайта алмаганнарның да хатирәләрен саклап яшик”, – диде ул. 

Балалар иҗат эшенә керешкәнче видеоязма аша профессиональ рәссам-остаздан портрет ясау күнекмәләрен алдылар. Алар рәсемдә беренче чиратта әтиләре белән ничек горурлануларын, аның нинди сыйфатлары һәм гамәлләре аларга герой булып тоелуын күрсәтергә тиешләр иде. Сабадан бертуганнар Диана һәм Марат Каюмовлар да  әтиләре Ринатның портретын махсус хәрби операция зонасында төшкән фотосына карап ясадылар.

“Безнең әти чын герой, батырлык өчен медальләре дә бар, сугышта яраланган иде.  Аны рәсемдә көчле, кыю итеп күрсәтәсем килә”, – диде Марат  кәгазь битенә беренче сызымнарын төшергәндә. 

Ул көнне рәсемнәрен төгәлләми генә алып кайтып китүчеләр дә булды. Әтиләрен нәкъ тормыштагыча, өйдә, яннарында кебек тоеп сурәтлиселәре килгәндер. Портретларны үзләре теләгәнчә ясап тапшырырга  вакытлары бар әле. Август аенда район үзәгендә әлеге иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылачак. Ә  иң оста дип табылганнары республика күләмендәге күргәзмәдә урын алачак.

Тулырак фоторепортажда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев