Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәп КВН Лигасының финал уеннары

15 март көнне Балалар иҗаты үзәге базасында уку елы дәвамында барган КВН мәктәп лигасы уенының финал этабы узды.

Мәктәп КВН Лигасы узган көз башланып китте, әлеге уеннарда район мәктәпләренең егерме командасы чемпион исемен алу хокукы өчен көрәште.

Финалга 6 команда чыкты, алар 3 зона нәтиҗәләре буенча сайлап алынды:

- Олы Кибәче урта мәктәбенең “Кактус” командасы,

- Завод-Нырты урта мәктәбенең “Җонноски” командасы,

- Шәмәрдән лицееның «Мәктәп йолдызчыклары" командасы,

- Явлаштау урта мәктәбенең "Текәләр» командасы,

- Юлбат төп мәктәбенең "Шаяннар» командасы,

- Саба гимназиясенең «Блэк хоум» командасы.

Уен бик кызыклы һәм киеренке рәвештә узды. Уенда катнашучылар кызыклы юмор, креативлык, тапкырлык һәм яңа мәзәкләр күрсәттеләр.

Жюри чыгышларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләде: юмор; программаның сценарий байлыгы; башкаручыларның артистлык дәрәҗәсе; программаның музыкаль бизәлеше; регламентны үтәү; конкурс темасына туры килү; сәхнә культурасы.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Саба муниципаль районы Мәктәп КВН Лигасының Чемпионы титулына Явлаштау урта мәктәбенең "Текәләр»  командасы лаек булды, I урынны Саба гимназиясенең «Блэк хоум»  командасы яулады, II урында Завод-Нырты урта мәктәбенең “Җонноски” командасы  һәм Юлбат төп мәктәбенең "Шаяннар» командасы, III урынны Олы Кибәче урта мәктәбенең “Кактус” командасы һәм Шәмәрдән лицееның «Мәктәп йолдызчыклары" командалары үзара бүлеште.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев