Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Могҗизалар дөньясында яшибез

Бу дөньяда кеше акылы җитмәслек могҗизалар күп....

1956 ел. Җәй уртасы. Авыл яна. Югары оч дигән урамда 6 хуҗалыкны ут чорнап алган. Күрмәсәм, кеше әйткәнгә ышанмаган да булыр идем: каршыдагы йортлар, ике як-яктагы өйләр, артта сарай, алда капка-коймалар яна. Гыйлемхан абыйның өе кыегына оя корган ике күгәрчен ояларын ташлап китәргә уйламыйлар, шунда борчылып йөренәләр иде. Барча күршеләр дә әлеге хикмәтле хәлне күреп, бу йорт исән-сау кала икән дип фаразлыйлар. Нәкъ шулай була да. Бу могҗиза түгелме?
 Гармуннар турында. Аларның вазифасы – халыкка моң тарату. Оста уйнаучыны барыбыз да хөрмәт итәбез, олылыйбыз. Гармун телләренә шул тиклем оста итеп баскан бармакларга ничек сокланмыйсың? Бер генә теленә ялгыш басса да, көйнең яме китә бит. Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасыдыр инде бу да.
 Беренче каналдан «Лучше всех» дигән тапшыруны күпләр яратып карый. Биш яшьлек малай күңеленнән генә меңнәрне тапкырлый, берсе элеккеге императорларны, патшаларны санап чыга. Аяк астыбыздагы җирне түгәрәк шар рәвешендә дип беләбез. Океан суларының түгелеп китмәве, җиргә кеше тууы – шулай ук могҗиза.
 Яшьнәп көчле яңгыр ява, тирә-юньне су баса. Каралтылар ага. Урамда көймәләрдә, салларда йөзеп йөриләр. Бу кадәр су күктә ничек торган? Бу могҗиза түгелме? Кар ява. Санап бетергесез кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган дип язалар. 
 Дөньяның теге читендә аягын асылындырып утырган туганың белән телефоннан күзгә-күз карашып хәл белешәбез. Могҗиза түгел диегез?!
Язлар җитүгә, җирләр җылынып, бар тирә-як яшеллеккә күмелә, үләннәр, агачлар чәчәк ата, җимешләре җитешеп, нәсел калдыра, халыкны туендыра. Могҗизаның иң зурысы шушыдыр әле.
Ислам дине дә могҗизаларның берсе. Ул бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә, мәрхәмәтле булырга чакыра, чисталыкка өнди. Шушы гамәлләрне барлыкка китерүче, барча җан ияләрен туендыручы Аллаһы Тәгаләбез бар. Иң зур могҗиза – шушыдыр.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев