Мунчада ис тиеп  үлгәннәр
Район яңалыклары

Мунчада ис тиеп үлгәннәр

Бәхетсезлек очрагының килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

  Бүген интернет  чыганакларда  Сабай авылында ирле-хатынлы ике кешенең  мунчада ис тиеп үлүләре турында мәгълүмат таралды. Әмма хокук  саклау органнарыннан безгә хәбәр итүләренчә, алар ир белән хатын түгел. Иргә –57, хатын-кызга – 63  яшь. Авылдашларының сөйләвенә караганда, әлеге мунчага берничә көн дәвамында  ягылганлыгын раслап, төтен чыгып торган. Бәхетсезлек очрагының  килеп  чыгу  сәбәпләре  ачыклана. Бүген хатын-кызны – Сабайда, ир-атны Иске Мичән авылында  җирләделәр.


Нет комментариев