«Наркотиклар. Канун. Җаваплылык» темасына яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрелде
Чара 26 июнь Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан узды
Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән «Наркотиклар. Канун. Җаваплылык» темасына әңгәмә үтте.
Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республикакүләм узучы наркотикларга каршы айлык кысаларында узды.
Чара сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруны, балалар һәм яшүсмерләр арасында наркомания, алкоголизмны һәм тәмәке тартуны профилактикалау программасы кысаларында оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев