«Нургали оныклары» кабат беренче
Слетта «Яшь урманчылар» конкурсы йомгаклары буенча 1нче урынны районыбызның Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгыннан Эльвина Галиева һәм Галия Билалова яулады
Кукмара районының «Лубян урман-техника көллияте» базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «#Урман.Хәтер.Бердәмлек» IX слеты булды. Быел иң яхшылар исеменә Татарстан районнарыннан 31 команда көрәште. Форумда барлыгы 200 кеше җыелды.
Слетта «Яшь урманчылар» конкурсы йомгаклары буенча 1нче урынны районыбызның Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгыннан Эльвина Галиева һәм Галия Билалова яулады. Фаизә Гаделшина һәм Маргарита Стрелкова («Шөгер урман дружинасы» мәктәп урманчылыгы) –2нче, Ильяс Низамов һәм Раяз Әгъләмҗанов (Олыяз лицееның «урман дуслары» мәктәп урманчылыгы) 3нче урынны алды.
Шулай ук «ТР мәктәп урманчылыклары слеты: фото һәм видео альбомыңны җый» конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләнде.
Команда зачетында Гран-при Дипломына «Нургали оныклары» командасы лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев