Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өч Нарат авылында Нәүрүз бәйрәме

26-нчы март көнне Өч Нарат авылында “Нәүрүз мөбәрәк булсын!” исеме астында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәмебез авыл халкын һәм килгән кунакларны котлау белән башланып китте. Бәйрәм тарихы таныштырылып, яз турында мәкалләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтелде. Аннары күңелле уеннар башланып китте, олысы да кечесе дә уеннарга бик теләп, актив катнаштылар, истәлекле бүләкләр алдылар. Шул ук вакытта янәшәдә генә казанда плау пешеп чыкты, самавырда чәй кайнады. Килгән кунакларыбыз плаудан, коймак белән самавыр чәеннән авыз итте. Матур язгы кояш та кеше күңеленә бәйрәм рухы өстәп, сөендереп торды.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев