Океаннар айкаган Миңгәр егете
Узган атнада Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелде.
Әлеге дата календарьга Ватан сугышы башланыр алдыннан кертелә һәм морякларның көтеп алган бәйрәменә әверелә. Легендар Андреев әләме астында кораблар Ватаныбызның диңгез чикләре иминлеген саклап, данлы традицияләрне дәвам итеп, катлаулы һәм җаваплы бурычларны уңышлы үтиләр. Районыбыз халкы ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә Саба урамнарында флотта хезмәт иткән ир-егетләр парадын күреп, соклану-горурлык хисләре кичерә. Шактый алар бездә – матрослар, мичманнар, старшиналар, лейтенантлар... Ә менә 1944 елның 2 февралендә Миңгәр авылында 4 балалы гаиләдә туган Илдар Хәйбрахман улы Исхаковка тагын да зуррак чин бирелә, ул флот офицеры дәрәҗәсенә күтәрелә.
Сугыш чоры баласының сабый чагы рәхәт тормышта үтми. Бөтен җирдә җитмәүчелек, ирләр аз калган, хатын-кызлар һәм картлар гына. Әтисе Хәйбрахман Исмәгыйль улы Пушкин исемендәге колхоз рәисе була. Аннары Мингәр авыл советы рәисе вазифаларын башкара.
“Безгә, сугыш чоры балаларына, шактый кыенлыклар эләкте, әмма ничек кенә авыр булмасын, уку еллары һәрвакыт хәтердә калды, укытучыларымны, сыйныфташларымны, интернатта яшәвемне сагынып искә алам”, – диде Илдар абый яшьлеге турында.
Мәктәптән соң ул КАИга укырга керә. 1963 елның февралендә Казан шәһәренең Бауман районы хәрби комиссары тәкъдиме белән Севастополь шәһәрендә Нахимов исемендәге югары хәрби-диңгез училищесының 2нче курсына күчерелә. Уку чорында ике яңа корабль составында Николаевск шәһәреннән (хәзерге Украина) Европаны әйләнеп Североморск шәһәренә күчүдә катнашу анда аеруча көчле тәэсир калдыра. Шул вакытта беренче тапкыр чын штормның нәрсә икәнен аңлый. Моннан тыш, җилкәнле шлюпкаларда бик кызыклы һәм гыйбрәтле походларда була. Училищены 1966 елда корабльләрне ракета коралландыру белгечлеге буенча тәмамлый һәм Тын океан флотына җибәрелә.
“Мин нигездә корабларны һәм су асты көймәләрен махсус корал белән тәэмин итү частьларында хезмәт иттем. Алар хәрби-диңгез флотының аеруча яшерен бүлекчәләре булып санала. Тын океан флотының берничә хәрби-диңгез базасында хезмәт иттем. 1972-1977 елларда флот штабында эшләү минем хезмәтемдә аеруча зур тәэсир калдырды. Бу чорда мин штаб комиссиясе составында Тын океанның барлык хәрби-диңгез базаларында диярлек булдым. Бик кызыклы һәм җаваплы командировкалар иде. Саклану министрлыгында махсус коралларны санкцияләнмәгән җибәрүгә каршы тору буенча яңа структура булдырылгач, 1982 елда Сахалин флотилиясенең аерым хезмәте начальнигы итеп билгеләндем. Атом су асты көймәләренә, шулай ук яр буе ракета полкларына (Сахалин, Совет Гаваны (Постовая), Куриль) хезмәт күрсәттем.
Вакыты һәм яше үтү белән кеше туган якларына ныграк тартыла, балачагы, мәктәп еллары торган саен күбрәк искә төшә. 1988 елда Лениногорск шәһәренең гражданнар оборонасы штабы начальнигы вазифасын тәкъдим иткәч, мин ризалаштым. Минем өчен бу бөтенләй яңа, нигездә кәгазь эше иде, шуңа күрә эштән аерым кызыксыну һәм канәгатьлек тапмадым.
1984 елда миңа 1 нче ранглы капитан хәрби исеме бирелде. Кораллы Көчләр ветераны. Намуслы хезмәте өчен СССРның күп кенә медальләре, шулай ук I, IIһәм III дәрәҗәдәге «Хәрби хезмәттәге отличие өчен» медальләре белән бүләкләндем.
1994 елда яшем һәм тиешле еллар хезмәт итүем буенча мин 1нче ранг капитаны дәрәҗәсендә Хәрби Көчләр пенсионеры булдым. Хәзер без хатыным белән Биектау станциясендә яшибез. Үзебезнең участоклы кечкенә йортыбыз бар, тирә-ягыбыз матур табигать, урман һәм яхшы күршеләр. Өч балабыз, биш оныгыбыз бар. Балалар барысы да тормышта үз урынын таптылар, Казанда янәшә яшиләр. Хатыным белән безнең өчен алар белән очрашу – зур бәхет. Янәшәдә минем туганнарым – ике апам һәм бертуганым яши. Еш аралашабыз, бигрәк тә Миңгәрдәге туган йортыбызда бик рәхәтләнеп очрашабыз”, – дип сөйләде Илдар Хәйбрахман улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев