Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ӨЛКӘННӘР КОМПЬЮТЕРДА ЯРЫШТЫ

Киләчәк фаразы шундый: әй­ләнештәге акча күләме акрынлап кимү ягына үзгәрәчәк. Хәзердән үк зур кибетләрдә товар алсаң, картаң бармы, дип кенә сорыйлар. Балалар бакчага йөргән, коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен дә компьютердан гына түлибез. Гаризаларны да шунда гына язабыз. Әйтик, РФ Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсе буенча алсак, былтыр электрон формада мөрәҗәгатьләр саны 90 процентка җиткән. Бу пенсия яшендәгеләрне компьютер серләренә төшендерү буенча курслар оештыруның уңай нәтиҗәсе дә.

Идарә бу мәсьәләдә эшне икенче елын үз җаваплылыгына алды. Әлегә компьютерда уйнап түгел, ә эшләп үскән буын пенсиягә чыга бит. Алар өчен заман техникасы кайчак ватып булмаслык чикләвек кебек тоелса, өйрәнмәслек нәрсә юк. Хәзер бит әбиләр кулында да кесә телефоннары ялтырый. Узган ел идарә мәктәпләр базасында оештырган курсларда 91 пенсионер бушлай компьютер белеме алган иде. Быел да Шәмәрдәндә – 14, Сабада 13 кеше белем алды. Тимершык, Лесхоз мәктәпләрендә компьютер үзләштерү дәресләре дәвам итә. Укытуның максаты – райондашларыбыз өчен заманча компьютер технологияләрен кулланып, өйдән чыкмыйча гына мәгълүмат алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге тудыру. Дәресләр барышында өлкәннәр бөтендөнья интернет челтәре мөмкинлекләрен, электрон почтадан, электрон дәүләт хез­мәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнәләр. Ә теләүчеләр алган белемнәрен сынар өчен конкурста да катнаша ала.

Шундый бәйге 19 март кичендә Шәмәрдән лицее базасында үткә­релде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев