Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәче авыл җирлегендә җыен узды: 2022 елда барлыгы 4 бала туган, 12 кеше вафат булган

Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин чыгышыннан аңлашылганча, авыл җирлегендә 2022 елда нәтиҗәле эшләр башкарылган.

Аерым алганда Төбәк авылында урам утлары диод яктырткычлы лампаларга алыштырылган һәм яңа су башнясы урнаштырылган. Кече Кибәче авылында иске агач электр баганалары таш баганага алыштырылган, яңа чишмә файдалануга тапшырылган. Җирлектәге демографик вәзгыять куандырырлык түгел, барлыгы 4 бала туган, 12 кеше вафат булган. 2022 елга җирлек алдына куелган эшләр өчен барлыгы 193 500 сум үзара салым акчасы җыелган. Республика бюджетыннан бүленгәннән соң тәшкил иткән 967500 сум акча нигездә биләмәдәге юлларны төзекләндерүгә юнәлтелгән. Халыктан узган елгы сорауларның үтәлешенә килгәндә, Төбәк авыл клубы кечкенә, артистларга да, тамашачыларга да уңайсыз булуын, әлеге бинада урнашкан балалар бакчасы ягын да клубка биреп булмыймы дигән сорау үтәлеп, балалар бакчасы ягы да клубка кулланылышка бирелгән. Быел Солнечная урамына газ кертү мәсьәләсе буенча бирелгән сорау­га район башлыгы Рәис Миңнеханов заявка бирелгән булса, планга кертелүен әйтте. Рәис Миңнеханов авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, шәхси хуҗалыкларда да алга китеш булуын билгеләп үтте. Әмма балалар аз булу сәбәпле, киләчәктә балалар бакчасы, мәктәп ябылу куркынычы туачагын да билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев