Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авыл җир­ле­гендә җыен: Рафис Сәфәргалиев Со­ветның узган елгы эш­чәнлегенә хисап тотты

Билгеле булганча, авыл җирлеге Советының төп бурычларының берсе булып халыктан җир һәм милек салымнары җыю тора.

Олы Нырты авыл җир­ле­гендә узган җыенда җирлек башлыгы  Рафис Сәфәргалиев  Со­ветның узган елгы эш­чәнлегенә хисап тотты.  Билгеле булганча, авыл җирлеге Советының төп бурычларының  берсе булып халыктан җир һәм милек салымнары җыю тора.

Җирлек буенча  2022 елда 46600  сум  милек салымы,  381000 сум җир салымы җыйналган. Узган ел җирлек бюджеты 3 миллион 776 мең  тәшкил иткән. Демографиягә кил­гәндә, җирлектә барлыгы 548 кеше яши. 2022 елда 3 кеше вафат булган, 7 бала дөньяга килгән.  

2022 елда халыктан барлыгы 116400 сум үзара салым җыеп алынып, республика бюд­­жетыннан өстәлгәннән соң тәшкил иткән 582000 акча җир­­лектәге урам юлларын тө­зек­ләндерүгә тотылган. Быел җые­лачак үзара салым акчасына да авыллардагы урам юл­­ла­рына вак таш түшәү план­лаш­тырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев