Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре «Сугыш хатын - кыз өчен түгел ..» акция кысаларында тыл ветераннарының хәлләрен белделәр

12 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре «Сугыш хатын - кыз өчен түгел ..» дип исемләнгән акция кысаларында , тыл ветераннарының өйләрендә булып, хәлләрен белделәр.

 Урта Нырты авылында яшәүче Гаянова Нурсама әбигә , шулай ук Олы Нырты авылында яшәүче Галиәхмәтова Мәрьям әби янына бардылар. Очрашу барышында ,алар Бөек Ватан сугышының кырыс елларына туры килгән балачак һәм яшьлек еллары турында сөйләделәр. Истәлекле фотолар карап , алар элеккеге вакытларны искә алдылар. Безнең өчен сугыш елларын хәтерләүчеләр, авыр хезмәт, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә күтәрүчеләр белән аралашу бик мөһим . Тыл ветераннары , үзләрен онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен, чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Бу кешеләрнең һәр язмышы - зур батырлык. Мәдәният хезмәткәрләре ветераннарга батырларча хезмәтләре һәм бүгенге буынның тыныч күк астында яшәүләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр, нык сәламәтлек, озын гомер, рухи күтәренкелек теләделәр.

Чыганак : https://rdk-saby.do.am/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев