Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар авыл җирле­ген­дә җыен узды: 2022 елда җирлектә биш бала туган, 26 кеше вафат булган

Биш авылны берләштергән җирлектәге 425 хуҗалыкта 901 кеше исәпләнә.

Олы Шыңар авыл җирле­ген­дә узган җыенда әлеге биләмәдә урнашкан мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау  учреждениеләре җитәкчеләре еллык  хисаплары һәм 2023 елда эшне камилләштерү планнары белән таныштырдылар.  Биш авылны берләштергән җирлектәге 425 хуҗалыкта 901 кеше исәпләнә. 2022 елда җирлектә биш бала туган, 26 кеше вафат булган.  546 кеше эш яшендә, шуларның 241е авыл җирлеге биләмәсендә  эшли, 68е бюджет сферасында, 2 егет  армия сафларында хезмәт итә, 4 мобилизацияләнгән, 4 кеше  эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә  тора, 36 студент бар, 229 кеше читтә төрле оешмаларда эшли. 7 яшькәчә балалар саны 45, балалар бакчасына 30 бала йөри, мәктәптә  80 укучы белем ала.  Авыл җирлеге буенча узган ел 3  гаилә яңа йортлы булган, 2 йорт әлегә   төзелә. Чыгышта әйтелгәнчә, авылда төпләнеп калган яшьләргә  ел саен  төрле программалар нигезендә яңа йортлар җиткерү өчен акчалата ярдәм күрсәтелә. 11 гаилә торак шартларын яхшырту буенча программаларга кертелеп, чиратта торалар. 2023 елда  программага 2 йорт төзү кергән.

2022 елда җыйналган үза­ра салым нигездә би­лә­мәдәге авылларга юл эш­ләренә тотылган. Шулай ук Олы Шыңарда зиратны тө­зекләндерү һәм балалар мәй­данчыгы, Оет, Чулпыч  авыллары зиратында кирәк-яраклар өчен корылма һәм башка эшләргә юнәлдерелгән.  Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов  2023 елда җыйналачак үзара салымга авыл юлларын ремонтлау эшләрен дәвам итәргә планлаштырылуын  әйтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев