Пар сукмактан - алтын туйга
Елдагыча, районда «Алтын парлар» һәм «Бриллиант парлар» өчен тантаналы чара үткәрү планлаштырыла.
Районыбызда пар канатлы булып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, һәр мизгелгә куанып, бер-берсен яратып яшәүче гаиләләр бик күп.
Шул уңайдан 


һәм 


нчы елда рәсми рәвештә гаилә корып, 


нчы елда 
һәм 
ел бергә гомер итеп, бүгенгесе көндә Саба районында яшәүче парларны барлыйбыз.
"Сезнең бит бердәм мәгълүмат базасы бар, ник үзегез чакырмыйсыз, барламыйсыз", диючеләр бар...
Без мондый сорау белән еш очрашабыз. Шуңа күрә ачыклык кертәсе килә.
ФГИС ЕГР ЗАГС системасында 1926 елдан бүгенге көнгә кадәр төзелгән барлык акт язмалары турында мәгълүмат саклана. Ләкин без бүгенгесе вакытта районыбызда яшәүче юбиляр парлар турында мәгълүматны, һәр парның адресларын, телефоннарын, шулай ук гаилә статусын белә алмыйбыз.
Шуңа күрә әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, якын кешеләрегез, күршеләрегез яки үзегез юбилей датасын билгеләп үтәсез һәм сезне әлеге вакыйга белән котлап, бәйрәмгә чакыруларын телисез икән, Саба районы ЗАГС бүлегенә 2-27-44 телефоны буенча яки үзегез яшәгән авыл җирлеге башкарма комитетына хәбәр итә аласыз
Языгыз, шалтыратыгыз, килегез!
Гаризалар 2026 нчы елның 15 сентябренә хәтле кабул ителә.
Саба муниципаль районының ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев