Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПОЛИЦИЯ ХӘБӘР ИТӘ

РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге гражданнарны мошенниклардан сак булырга кирәклеген искәртә. Әгәр сезгә счетларда булган акчагызга карата законсыз гамәлләр турында хәбәр итәләр икән, шунда ук сөйләшүне өзәргә һәм турыдан-туры банкның кайнар линиясенә (алар банк картасында күрсәтелгән) шалтыратырга кирәк. Сезгә алыштырылган номерлардан шалтыратырга мөмкин икәнлекләре турында да онытмагыз. Банк картасындагы цифрларны, мошенниклар нинди генә ышандырырлык дәлилләр китермәсеннәр, беркайчан да, беркемгә дә әйтмәгез.

"Тимершык  авылында   яшәүче  исерек хәлдә  йодрыгы белән  сугып,  аягы белән тибеп  авылдашын  кыйнаган.

Югары Шытсу  авылына   килгән ике эшче арасында  үзара  җәнҗал чыгып, берсе икенчесенә үтерү белән  янаган, буа башлаган һәм  кухня  пычагын  алып,  муенына терәгән.

Лесхоз картлар-инвалидлар  йортында  яшәүче тимер  урындык белән  сугып, шушы  учреждениедә торучының  сәламәтлегенә  җиңелчә зыян  салган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге  полиция  хезмәткәрләре Лесхоз бистәсендә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә торып, исерек хәлдә кабат руль артына  утыручыны  тоткарлыйлар.

Әлеге  фактлар  буенча  җинаять  эшләре   кузгатылды"- дип хәбәр итә штаб начальнигы Людмила  Юзеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев