Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Прокуратура райондагы фельдшер-акушерлык пункты эшчәнлегендә закон таләпләре үтәлмәве фактын ачыклады

Прокуратура тикшерде

    Саба районы прокуратурасы райондагы фельдшер-акушерлык пункты эшчәнлегендә закон таләпләре үтәлмәве  фактын  ачыклады.  Тикшерү барышында билгеле булганча, ФАПта наркотик һәм психотроп матдәләрне, шулай  ук  көчле тәэсир итүче препаратларны саклау өчен сейф булмаган. Шәфкать туташына компьютердан интернет мәгълүмати-телекоммуникация  челтәренә  чыгу  өчен эш  урыны булдырылмаган. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга багышланган комплект җиһазландырылмаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район хастаханәсенең баш табибына ачыклаган кимчелекләрне бетерүне сорап прокурор акты  кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев