Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район финансистлары редакциябезнең Матбугат музеенда булды һәм «Саба таңнары»на язылды

2023 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясенә районыбызның финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә кушылды.

 

 Бүген коллектив, җитәкчеләре  Ш.Ә.Сөнгатов белән берлектә редакциябездә  район матбугатына абунә рәсмиләштереп киттеләр. 

  Редакцияда урак өсте башланган көннәр, 2023 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу кампаниясы башланып китте. Моның шулай икәненә редакцияда булган безнең хезмәткәрләр дә игътибар итте. Алар шулай ук Матбугат музеенда булдылар. Газетаның баш мөхәррире Р.Г.Исмәгыйлев тарафыннан кызыклы тарихи фактлар һәм экспонатлар белән таныштыру оештырылды. “Район газетасына язылырга кирәк! Анда безнең район тормышы тулаем яктыртыла, кирәкле , игьтибар үзәгендә булган яңалыклар урын ала. Һәм газетаның электрон вариантына караганда, басма вариантта укуы күпкә кызыграк һәм отышлырак, дип саныйм”  дигән фикерен белдерде Шәмсун Әкбәр улы" .  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев