Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район үзәк китапханәсендә “Без – бердәм, тату гаилә” чарасында катнашучыларны эстрада йолдызлары котлады

Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була.

  Гаилә-безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Бу  заманда  һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Халыкара гаилә көне уңаеннан, район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Без – бердәм, тату гаилә” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин котлавы белән башланып китте. Сәлимовлар (Саба), Хәлимовлар (Килдебәк авылы), Әхмәдуллиннар (Саба), Хисамиевлар (Саба), Шәмсетдиновлар (Саба), Галимбәковлар (Бигәнәй авылы) гаиләләре китапханәчеләр әзерләгән:  “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, Төз атучы”, “ Пантомимо”, ”Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр?”, “Йомгакны кем тизрәк чорный” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч  биремнәрне үтәп,  үз –ара көч сынаштылар. Чарада гаиләләр иң мөһиме - үз-ара аңлашып, ярдәмләшеп гаилә белән бергә эшләү кирәклеген расладылар. Гаиләләр арасында дуслык җиңеп, “Иң җитез гаилә”, “Иң бердәм гаилә”, “Иң дус гаилә”, “Иң күркәм гаилә”, “Иң иҗади гаилә”, “Иң тапкыр гаилә” номинацияләре билгеләнде. Эстрада артистлары Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Лилия Муллагалиева үз теләкләрен белдереп, гаилә көне белән видеоэлемтә аша котладылар. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев