Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз «Ярдәм янәшә» хәрәкәтенә кушыла [+фото]

Мобилизацияләнгән ир-егет­ләрне җыю пунктына барып, медикаментлар, җылы киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар тапшырылды.

Районыбызда ”Ярдәм янәшә” хәрәкәте дәвам итә. Шушы көн­нәрдә "Игенче" җәмгыяте, “Әх­мәтов”  крестьян-фермер ху­җалыгы, Шәмәрдән күп­тар­маклы җитештерү предприятиесе, “Иген” кооперативы, “ПМК Мелиорация” оеш­масы җитәкчеләре Алмаз За­рипов, Райнур Әхмәтов, Альмир Шәй­хетдинов, Зөлфәт Зарипов, Расил Габдерахманов, шәх­си эшмәкәр Айнур Зарипов Эзмә авыл җирлегеннән мобилизацияләнгән ир-егет­ләрне җыю пунктына барып, медикаментлар, җылы киемнәр,  көндәлек кирәк-яраклар тапшырдылар. Ярдәм йөзеннән оештырылган чарада шәхси эшмәкәр Айдар Мәүлетов та катнашып, үз өлешен  кертте.

 Социаль яклау бүлеге бинасында урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына Тимершыктан шәхси эшмәкәр Дамир Исмәгыйлов 200 пар оекбаш  китерде.  Сабадагы “Швейная лавка” ательесы җылы тукымадан 30дан артык толстовка текте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X