Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз семинар-практикумда чыгыш ясады [+фото]

Арча муниципаль районының 5нче номерлы балалар бакчасында педагоглар һәм мәктәпкәчә учреждение белгечләре өчен зона семинар-практикумы узды.

Арча муниципаль районының 5нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү» темасы буенча педагоглар һәм мәктәпкәчә учреждениеләр белгечләре өчен зона семинар-практикумы узды. Саба районы балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр актив катнаштылар, доклад белән чыгыш ясадылар, семинар темасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар, үзләренең авторлык уеннары белән таныштырдылар. Педагоглар семинарда тәкъдим ителгән материаллар балалар белән эшләүдә ярдәм итәр, балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда яңа идеяләр һәм алымнар эзләүгә ярдәм итәр дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев