Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз Энҗе Нурисламова матурлык һәм гаилә күркәмлеге конкурсында «Энҗе Нечкәбил» исеменә лаек булды

Казан шәһәренең В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында «Нечкәбил» аналар һәм гаилә гүзәллеге буенча XVIII Республика конкурсының финалы узды.

 Казанда республикакүләм "Нечкәбил" ана булу, матурлык һәм гаилә күркәмлеге конкурсының финалы узды. ТР Президенты яклавы астында 2004 елдан бирле үткәрелүче мәртәбәле бәйгедә республикабызның иң гүзәл, иң булган хатын-кызлары катнашты. Алар арасында райондашыбыз, районыбызның сәхнә йолдызы Энҗе Нурисламова да бәйге тотты.

  Конкурсның сентябрь аенда ярымфиналы узган иде  Беренче турда 30 лап гүзәл ханым катнашкан булса, ярымфиналга шуларның 12се генә үтә алды.  Энҗе Нурисламова мәртәбәле конкурста гаиләсе - ире Илмир, кызы Иделия, улы Идел, каенанасы һәм каенатасы, туганнары белән чыгыш ясады. Аларны якларга районыбыздан 120 кешелек иҗат коллективы барды, барысы да Нурисламовларны яклап сәхнәгә чыкты.

 Бәйге нәтиҗәләре буенча, Энҗе Нурисламова -3нче призлы урынга лаек булды.Райондашыбызны котлыйбыз һәм яңадан яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев