Районкүләм ифтарга рәхим итегез
Район яңалыклары

Районкүләм ифтарга рәхим итегез

Сабада 7 апрель көнне 6нчы тапкыр район күләм ифтар үткәрелә.

Бу юлы табын 1200 кешегә әзерләнәчәк. Саваплы чарада  Коръән сүрәләре, имамнарыбыз вәгазе яңгыраячак, җәмәгать белән намаз укылачак. Ифтар “Саба-Арена” спорт залында оештырыла. Керү билетларын бүгеннән үк  Саба мәчетеннән алырга мөмкин. Ифтарга һәркем үз өлешен кертә ала - иганәчеләр һәм шәхси затлардан садакалар кабул ителә, Саба мөхтәсибәтенә табын әзерләшергә  волонтерлар чакырыла. 

 


Нет комментариев