Районыбыз аэродромлы була
Саба районында дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында заманча авиация үзәге булдыру планлаштырыла. Ул зур масштаблы проектның мөһим өлешенә әверелергә тиеш
Саба районында дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында заманча авиация үзәге булдыру планлаштырыла. Ул зур масштаблы проектның мөһим өлешенә әверелергә тиеш. Башта проект «Миңгәр» туристик комплексы өчен үлән капламалы кечкенә очып китү-утыру полосасы төзүне күздә тоткан булса, соңгы берничә елда ул шактый киңәйтелде.
Хәзер исә ясалма капламалы очып китү-утыру полосасы һәм күп функцияле авиация инфраструктурасы төзү карала. Беренче этапта республика бюджетыннан объектны проектлауга һәм гамәлдәге грунт полосасын асфальтлауга 143,4 миллион сум бүлеп бирелгән инде. Әлеге эшләрне 2026 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 500 миллион сум дип бәяләнә. Калган акчаларны хосусый инвесторлар кертәчәк. Проектның концессионеры булып «Миңгәр Аэро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте чыгыш ясый, ә объект белән идарә итүне «Смарт» идарәче компаниясе үз өстенә алачак. Концессия килешүе 25 елга исәпләнгән.
Яңа авиация үзәге Татарстанның төньяк районнары икътисады үсешенә зур этәргеч бирер дип көтелә. Теләче, Кукмара һәм күрше муниципаль районнарда каты капламалы очып китү-утыру полосалары булмау бизнес һәм транспорт логистикасын үстерү мөмкинлекләрен чикли.
Эшлекле авиациядән тыш, объект авиация туризмын һәм авиация спортын үстерүгә дә юнәлдереләчәк. Моңа популяр туристик һәм спорт объектларының, шул исәптән «Бакыр тау» тау чаңгысы комплексының һәм төбәкнең ат спорты мәйданчыкларының якын урнашуы ярдәм итә. Саба районы һава киңлегенең үзенчәлекләре аркасында биредә парашют спорты да үстерү күздә тотыла.
Киләчәктә үзәк базасында пилотлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү өчен авиация уку-укыту комплексы төзеләчәк. Инфраструктура пассажирлар ташуны, һавадан күзәтү очышларын, урман һәм авыл хуҗалыгы авиация эшләрен башкарырга, шулай ук эзләү-коткару һәм мониторинг чараларында катнашырга мөмкинлек бирәчәк.
Башлангыч этапта объект ай саен унга кадәр җиңел моторлы очкыч кабул итә алачак. Алга таба үткәрү мөмкинлеген һәм күрсәтеләчәк хезмәтләр спектрын киңәйтү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев