Районыбыз кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара
Урып-җыюда «Шытсу» җәмгыяте игенчеләре дә сынатмый
Районыбыз кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара.
«Шытсу» җәмгыятенең баш инженеры Илгиз Шәвәлиев урып-җыю кампаниясе вакытында үзе дә “Акрос-530” комбайнында эшли.
Амбар хуҗалыгы мөдире Данил Гомәров, ашлык чистарту комплексы операторы Газинур Юнысов, һәм «Шытсу» җәмгыятенең баш агрономы Алмаз Шәйхуллин – ашлыкны кабул итү, чистарту, киптерү, дөрес саклау һәм киләсе ел уңышы өчен сыйфатлы орлыклар әзерләү белән шөгыльләнүче җаваплы вазыйфаи затлар.
Көнне төнгә ялгап, ял күрмичә җир эшендә хезмәт куючыларга сәламәтлек, югары нәтиҗәләр, эшегездә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев