Районыбызда «Татарстан - 24» телеканалы журналистлары булып китте
Килүләренең төп максаты - Арташ авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы фермер хуҗалыкларының торышы, шәхси хуҗалыкларның яшәешен күзәтү.
Репортерлар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Ильнар Гарипов хуҗалыгы белән якыннан таныштылар. Әлеге гаиләнең балык үрчетү, карлыган, җиләк үстерү эшчәнлеге дә читтә калмады. Казан кунаклары шәхси хуҗалыкларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр белән дә әңгәмә кордылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев