Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәис Миннеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт ага Әлмиевны 103 яшь тулуы белән котлады

Ветеранны котларга Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, Хаҗиәхмәт аганың туганнары, якыннары килде.

Бүген  Төбәк  авылында  яшәүче  Бөек Ватан сугышы  ветераны Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиевка 103 яшь тулды. Ул районыбызның иң  өлкән  кешесе дә. Бөек  Җиңүнең  78 еллыгы  якынлашканда – 1 майда туган  көнен  билгеләүче  каһарман фронтовикны Саба  муниципаль районы  башлыгы  Рәис Миңнеханов  котлады. Сәламәтлек, авырмавын теләде.

 Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улының солдат тормышы 1940 елда Байкал аръягына башлана. Илгә дошман кергәч, Көнбатышка җибәрү өчен әзерләнгән полкны Ерак Көнбатышка  алып китәләр. Япониянең  СССРга һөҗүм итәргә җыенмавы төгәл ачыклангач, 1942 елның  көзендә Х.Әлмиев хезмәт  иткән 160нчы укчы полк Сталинград фронтына  озатыла. Хаҗиәхмәт абый шәһәр өчен барган сугышларда артиллерия расчетларына машинасында снарядлар ташый. Паулюс армиясен  камалышка  алучылар сафында була. Мамай тавы алынгач, сугышчан юлы Ростов, Краснодар, Туапсе аша үтә. Сугыш беткәнче “Студебеккер” машинасын  йөртә. Хаҗиәхмәт абый Җиңү көнен Краснодар краенда каршылый. Аннары хезмәт юлы Төркмәнстанның Челекен ярымутравында дәвам итә. Шунда авылдашы Миннисаны очрата һәм 1952 елда алар бер гаилә булып Төбәккә  кайталар. Хәзер Хаҗиәхмәт  Әлмиев  Төбәк авылында  килене Наилә тәрбиясендә  яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев