Раштуа көне белән
Район яңалыклары

Раштуа көне белән

Христиан чиркәве безнең эрага кадәр 354 елда ук аны рәсми рәвештә үз календарена кертә.

Чиркәү тарафыннан IV гасырдан Христос Раштуасы бәйрәме билгеләп үтелә. Православие христианнары, пост (ураза) тотуны тәмамлап, 7 гыйнвар төнендә изге бәйрәмне каршылый. Раштуа алдыннан христианнар алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа — Аллаһ белән кешене якынайту, гөнаһлардан арыну, чистарыну бәйрәме. Раштуа Русиядә 1991 елдан башлап рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме итеп билгеләнә.
Билгеле булуынча, 7 гыйнварда керәшен татарлары Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә.
Раштуа көнне халык үзен бик тәртипле тоткан, бәйрәмне дин кануннарына туры китереп билгеләп үткән. Эчкечелеккә, талашларга юл куелмаган. Өйдән-өйгә кереп, Христосны данлау гадәте булган. Дөрес, бу йола хәзер дә күпмедер дәрәҗәдә яшәп килә. Балалар йорттан-йортка кереп йөри. Кемдер аларга акча яки тәм-том бирә.

 


Нет комментариев