Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Разия Харитонова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Котлау хатын кабул итеп алды

Разия Харитонова Кукмара районы Ташлы Елга авылында гаиләдә өченче кыз булып дөньяга килә

4 февральдә Лесхоз бистә­сендә яшәүче  Разия Газизулла кызы Харитонова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Лилия Гайнетдинова, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин, үзе эшләп лаеклы ялга киткән Саба урман хуҗалыгыннан килеп котладылар.

Разия  Харитонова Кукмара районы  Ташлы Елга авылында гаиләдә өченче кыз булып дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң Кәркәвеч җидееллык мәктәбен тәмамлый.  Туган авылында  21 яшенә кадәр төрле эшләр башкарып, бәхетен эзләп читкә чыгып китә. Биш ел Красная Полянада такта эшкәртү заводында эшли. Пермь, Владимир, Ярославль шәһәрләрендә төзекләндерү эшләрендә катнаша. Шунда үзенең тормыш иптәшен табып, 1969 елда Никонор Харитоновка кияүгә чыга. 1972 елда Харитоновлар Лесхозга килеп төпләнәләр.  Бер ул үстерәләр.  Разия Газизулла кызы 1972 елдан Саба урман хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыга.  Тырыш хезмәтләре өчен бик күп Мактау кагазьләренә лаек була. «Победитель социалистического соревнования 1978 года»,  «Победитель социалистического соревнования 1980 года» дигән күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.  Бүгенге көн­дә Разия Харитонова  малае тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев