Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Россия халкын февраль аенда кыска эш атнасы һәм озын яллар көтә

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, эш атнасы кыска булачак һәм нибары өч көн (20-22 февраль) дәвам итәчәк

Февраль аенда Россия халкын озын ял көннәре көтә, дип искәрттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә.

«23 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, эш атнасы кыска булачак һәм нибары өч көн (20-22 февраль) дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Ведомствода искәртүләренчә, атнаның соңгы эш көне, 22 февраль, бәйрәм алды көне булганлыктан, бер сәгатькә кыскарак булачак.

Өстәмә ял көне 1 гыйнвар, якшәмбе көненнән 24 февраль, җомгага күчерелде. 

Алты көнлек эш атнасы булганда шимбә, 25 февраль, эш көне санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев