Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең отчёт концерты узды

Чара ярты еллык эшнең якты нәтиҗәсе булды, бер сәхнәдә төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге 170тән артык бала чыгыш ясады.

  Программада төрле бию стильләрендә чыгышларр күрсәтелде. Тамашачылар хореографиянең якты палитрасын күрделәр: сабыйларның күңел нечкәрткеч номерлары, дәртле эстрада биюләре, халык биюләре һәм лирик заманча куелышлар (укытучылары Гүзәл  Гарипова һәм Альбина Мөбәрәкҗанова, концертмейстерлар И.Гатауллина, И.Шамсевәлиева ).  Концерт яшь биючеләрнең сәхнә осталыгын, артистлыгын һәм бердәмлеген күрсәтте. Чара тамашачылардан югары бәя алды, балаларның иҗади мотивациясе һәм хореография бүлегенен бердәмлеген ныгыту өчен мондый вакыйгаларның мөһимлеген раслады. Концерт ярты еллык уңышларын күрсәтү генә түгел, ә педагогларның, балаларның һәм аларның әти-әниләренең чын иҗади, дуслык һәм уртак хезмәте бәйрәме булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев