Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Биләр шәһәрендә "Сәләт" форумында ял итәләр [+ фото]

3 июльдән  8 июльгә кадәр Саба балалар сәнгать мәктәбенең 25 укучысы укытучылары белән берлектә ARTS BILER FORUMның “Иҗат-Творчество” Сменасында ял итәләр.

ARTS BILER FORUM «Иҗат-Творчество идеясе – сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру мәйданчыгы булдыру. Смена 3 юнәлештә алып барыла: музыка, театр сәнгате һәм бию.

Уку-укыту программасы киң: ул ТР һәм РФ мәдәният эшлеклеләре тарафыннан әзерләнгән күпләгән остаханә һәм иҗади очрашуларны үз эченә ала. Сменаның мәдәни программасы – һәр катнашучыга үзләрен күрсәтү, яңа дуслар табу һәм Сәләт мохите белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә торган мәйданчык. 

Лекция, мастер-класслар, тренинглар, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән алдынгы экспертлар белән иҗади очрашулар. Боларның барысы да катнашучылар өчен генә түгел, аларның җитәкчеләре өчен дә оештырыла. Бу елның төп яңалыгы да әнә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев